Агымдагы елның апрель аенда Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан хокукларны дәүләт теркәвенә алуны туктатып тору турында бары тик 0,26% карар чыгарылган. Бу 2020 елның март ае белән чагыштырганда 60% ка кимрәк. Шул ук вакытта гариза бирүчеләрнең берсенә дә хокукларны теркәүдән баш тарту булмаган.
Бүген Бөек Ватан сугышы ветераннары Фатхулла Зиннәтов һәм Вәли Садыйковның балаларына Бөек җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан чыгарылган «Җиңү барыбыз өчен дә бер» дип исемләнгән китап тапшырылды.
Баулы егете Андрей Гайнетдинов Мәскәү шәһәрендә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган Җиңү Парадында катнашачак.
Чикләү чараларын бозган гражданнарга кисәтү ясалачак яки аларны 1-30 мең сум күләмендә штрафка тартачаклар.
14-19 майда Татарстанда, күбесенчә көнчыгыш районнарда, урманнарның янгын куркынычы югары булачак.
Начар метеорологик күренешләр: 13 май кичендә һәм 14 майда төнлә төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин.
Бүген, 14 майда, Татарстанда коронавирус инфекциясенең 61 яңа очрагы анализ белән расланган.
15 майда иртәнге биштән кичке алтыга кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү.
Пандемиягә бәйле рәвештә җитештерүнең кайбер тармакларында һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә икътисадый активлык кимү аркасында шәһәр халкының шактые эшсез калырга мөмкин. Шәһәр халкын сезонлы эшләр белән тәэмин итү мөмкинлеген исәпкә алып, эш бирүчеләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен оештыру максатында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан “АВЫЛГА ҖӘЙГЕ ЭШКӘ – 2020” чакыру игълан ителде.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан «Ветераннар икеайлыгы» дигән социаль акция уздыра. Әлеге акция кысаларында дәүләт кадастр исәбе һәм ветераннарның күчемсез милек объектларына булган хокукларын дәүләт теркәве өч көнлек срокта үткәрелә.
Баулы егетләрен Россия Кораллы көчләренә чакыра башладылар. Баулы районыннан быел язда – 33, Ютазы районыннан 22 егет армиягә китә.