Агымдагы елның апрель аенда Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан хокукларны дәүләт теркәвенә алуны туктатып тору турында бары тик 0,26% карар чыгарылган. Бу 2020 елның март ае белән чагыштырганда 60% ка кимрәк. Шул ук вакытта гариза бирүчеләрнең берсенә дә хокукларны теркәүдән баш тарту булмаган.
Кадастр исәбенә килгәндә, карарларның бары 10,8% гына аларны туктатып тору турында, бер ярым проценты гына - баш тарту турында. Шулай итеп, Татарстан Росреестрына хезмәт сорап мөрәҗәгать иткән барлык мөрәҗәгать итүчеләр дә диярлек күчемсез милекне рәсмиләштергәндә уңай карарлар кабул итәләр.
ТР буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Людмила Кулагина хәбәр иткәнчә, хокукларны теркәү һәм кадастр исәбенә алу вакытында туктатып торулар санын киметү – ведомство алдында торган иң мөһим бурычларның берсе. Бу максат белән Татарстан Росреестры тарафыннан даими рәвештә документларны теркәү алдыннан әзерләүгә җәлеп ителгән төрле хакимият органнары һәм күчемсез милек базарының профессиональ катнашучылары белән системалы эш алып барыла. Шулай итеп, кадастр инженерлары документлар әзерләгәндә җибәргән типик хаталар анализлана, алар өчен түләүсез консультацияләр һәм семинарлар үткәрелә. Шулай ук документларны әзерләгәндә хаталар җибәрүче җирле үзидарә органнары белән методик эш алып барыла.