Прокуратура перчаткалар һәм битлекне кайда кияргә икәнен аңлатты

2020 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Шәхси саклану чаралары җәмәгать урыннарына барганда куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм үз сәламәтлегеңне саклау өчен кирәк.

12 майдан, ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, татарстанлылар ваклап сәүдә итү объектларында, җәмәгать транспортында һәм таксида битлек яки респираторлар һәм перчатка кияргә тиеш.

Җәмәгать урыннарына парклар, урамнар, стадионнар, вокзаллар, аэропортлар, баскыч мәйданчыклары, автомобиль юллары, лареклар, базарлар, лифтлар һ.б. керә.

Чикләү чараларын бозган гражданнарга кисәтү ясалачак яки аларны 1-30 мең сум күләмендә штрафка тартачаклар, дип хәбәр итә прокуратура.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International