Бүген, 14 майда, Татарстанда коронавирус инфекциясенең 61 яңа очрагы анализ белән расланган.
Бүгенге көндә, элеккегечә, бер баулылы коронавирустан дәвалана. Аның белән элемтәгә керүчеләр күзәтү астында.
Күрше Ютазы районында зарарлануның яңа очрагы расланды. Хәзер анда өч кеше дәваланачак.
Бөгелмә районында бер авыру исәпләнә. Бүгенге көндә яңа очраклар юк.
Татарстанда узган тәүлектә коронавирус авыруының 61 яңа очрагы расланган.
20 кеше хастаханәгә салынган, 41 кеше өйдә дәвалана.