Республика хакимият органнарында гамәлгә ашырыла торган кадрлар сәясәте югары профессиональ кадрлар составын формалаштыруга юнәлдерелгән. Республика дәүләт хезмәтендә хезмәткәрләрнең потенциалын максималь ачу һәм аларга һөнәри һәм карьера үсеше мөмкинлекләрен бирү өчен уңайлы шартлар тудыру буенча даими эш алып барыла.
Татарстан Республикасының дәүләт граждан хезмәте турында барлык кирәкле мәгълүмат Сезнең уңайлылыгыз өчен түбәндәге бүлекләрдә тупланган. ;
"Хезмәткә керү" сылтамасы буенча квалификация таләпләре, конкурс процедуралары, игълан ителгән конкурслар, кадрлар резервы һәм башка күп нәрсәләр турында мәгълүмат алырга мөмкин.
«Хезмәтне узу» бүлегендә класс чиннары, аттестация, хезмәт культурасы, бүләкләр бирү тәртибе турында белешмәләр бар.
Дәүләт граждан хезмәтендә мөнәсәбәтләрне җайга сала торган норматив база белән "Норматив-хокукый актлар һәм башка документлар" бүлегендә танышырга мөмкин.
Татарстан хакимияте органнарында стажировка мәйданчыклары системасы турындагы бөтен мәгълүмат тиешле бүлектә урнаштырылган.