14-19 майда Татарстанда, күбесенчә көнчыгыш районнарда, урманнарның янгын куркынычы югары булачак.
Начар метеорологик күренешләр: 13 май кичендә һәм 14 майда төнлә төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин.
Аязучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемсез. Иртән, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, урыны белән яшен. Җил көньяктан, секундына 6-11 метр, иртән һәм көндез урыны белән көчәйгәндә 15-18 метрга кадәр..Төнлә һава температурасы +3, туфракта урыны белән -2. Көндез максималь һава температурасы +14..+17˚.