Баулылы Мәскәүдә Җиңү парадында катнашачак

2020 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Баулы егете Андрей Гайнетдинов Мәскәү шәһәрендә Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган Җиңү Парадында катнашачак.

Баулы хәрби комиссариатына Ю.А. Андропов исемендәге гвардия Кантемиров танк дивизиясеннән хат килгән. Анда танк дивизиясе хәрби хезмәткәре,  машина йөртүчесе-санитары Андрей Гайнетдинов Җиңү Парадында катнашу өчен сайлап алынган, диелә.

Якташыбыз Кызыл мәйдан брусчаткасы буенча легендар Т-34 танкында узачак. Мондый вазыйфа иң яхшыларга гына йөкләнә.

Андрей Гайнетдинов Баулы аграр көллиятен тракторчы-машинист белгечлеге буенча тәмамлаган, Армиягә 2018 елда алынган. Наро-Фоминск шәһәрендә танк гаскәрләрендә контракт буенча хезмәт итә.

Ләйсән Галимова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International