Куркыныч агрометеорологик күренеш: 2020 елның 14 һәм 15 маенда төнлә Татарстан Республикасы территориясендә кырау төшәргә мөмкин.
12 майга Баулы районында коронавирус белән хәл тотрыклы кала.
Кичә Баулы шәһәренең "Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе" МКП директоры итеп Альберт Талипов билгеләнде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Ростсельмаш компаниясе «Ставим рекорды вместе» («Бергәләп рекордлар куябыз») программасының старты турында игълан итә, нәтиҗәләр буенча иң яхшы 30 хуҗалык бүләккә 2020 елгы LADA 4×4 Urban 3D автомобильләре алачак.
13 майда кичке алтыдан 14 майда иртәнге алтыга кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 2020 елдан Татарстанда «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы гамәлгә ашырыла. Программада, аерым алганда, авыл халкын сатып алырга хәленнән килерлек һәм уңайлы торак белән тәэмин итү өчен шартлар тудыру, кадрлар потенциалын үстерү һәм инфраструктураны үстерү һәм башкалар күздә тотыла.
3 яшьтән 16 яшькә кадәр балалары булган гаиләләргә түләнәчәк ун мең сумга май аенда гариза язучыларга акча 1 июньнән түләнә башлый.
ГХАТ бүлегенә кабул итүгә язылу өчен 5-43-46 телефоны буенча шалтыратырга кирәк. Үлемне теркәү өчен алдан язылу таләп ителми.
Баулыда туып-үскән егет, театр һәм кино актеры Денис Нуруллин 18 майдан РОССИЯ 1 телеканалында күрсәтелә башлаячак "Разбитое зеркало" фильмында төп рольләрнең берсен уйнаган.
Начар метеорологик күренешләр: төнлә һәм көндез 13 майда Татарстанда аерым районнарда томан; көндез урыны белән көчле җил, яшен көтелә.