Татарстан Росреестры «Ветераннар ике айлыгы» үткәрә

2020 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан  «Ветераннар икеайлыгы» дигән социаль акция уздыра. Әлеге акция кысаларында дәүләт кадастр исәбе һәм ветераннарның күчемсез милек объектларына булган хокукларын дәүләт теркәве өч көнлек срокта үткәрелә.

Социаль акциянең гамәлдә булуы Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм ветераннарына, шулай ук аларга тиңләштерелгән затларга кагыла. Моннан тыш, акциягә һәлак (вафат) булган сугыш инвалидларының, Бөек Ватан сугышы ветераннарының тормыш иптәшләрен, Икенче бөтендөнья сугышы чорында фашистлар һәм аларның союздашлары тарафыннан корылган концлагерьларның, гетто һәм башка төрле ирексезләп тотылу урыннарының балигъ булмаган элеккеге тоткыннарын кертү турында карар кабул ителде.

Шул ук вакытта әгәр ветеран гариза бирүчеләрнең берсе булса (мәсәлән, сатучыларның яки сатып алучыларның берсе), социаль акция барлык документлар пакетына кагыла. Росреестрның дәүләт хезмәтләрен алу өчен КФҮнең теләсә кайсы офисына мөрәҗәгать итәргә яки документларны электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре Порталы аша тапшырырга кирәк.

2019 елда күчемсез милекне тизләтелгән срокларда рәсмиләштерү мөмкинлегеннән 30 Бөек Ватан сугышы ветераны файдаланды.

Искәрмә

Кыскартылган сроклар документларны туктатып тору һәм (яки) кире кайтару өчен нигезләр булмаган очракта, шулай ук закон белән тагын да кыскарак сроклар билгеләнмәгән очракта кулланыла. Сроклар эш көннәрендә исәпләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International