Баулыда язгы чакырылыш башланды

2020 елның 14 мае, пәнҗешәмбе

Баулы егетләрен Россия Кораллы көчләренә чакыра башладылар. Баулы районыннан быел язда – 33, Ютазы районыннан 22 егет армиягә китә.

Армиягә чакырылучыларның 9 кешелек беренче төркеме 23 майда китәчәк. Егетләр Киров өлкәсенең Кизнер бистәсендә һәм Саратов өлкәсенең Сенная станциясендә хезмәт итәчәк. Язгы чакырылыш июль уртасына кадәр дәвам итәчәк.

Хәрби хезмәткә чакырылучыларны хәрби комиссариатка чакыра башлаганчы, коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү буенча чаралар күрелгән. Биредә шәхси саклану чаралары запасы булдырылган – бүгенге көндә хәрби комиссариатта 600 тапкыр кулланыла торган һәм 600 күп тапкыр кулланыла торган битлек бар, җитәрлек күләмдә дезинфекция чаралары да сатып алганнар.

Җыелу пункты ике өлешкә бүленгән. Бер өлеше - чиста, икенчесе - хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен. Барлык призывниклар коронавирус инфекциясенә экспресс-тестлар үтәрәчәкләр. Әгәр призывник авырмаса, ул армиягә озатылачак. Хәрби частьләргә килгән егетләр мәҗбүри рәвештә ике атна дәвамында карантинда булачаклар.

Ләйсән Галимова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International