Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ мәгълүматлары буенча, 17 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-16 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Бүген, 16 май көнне, иң якын кешеләре әйләнәсендә баулылы Шәймәрданова Фәризә Гайнулла кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Татарстан Республикасында спорт мәйданчыклары Регламент процедураларын үтәгәндә халык өчен ачык булачак. Бу хакта ТР Спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте.
Бүген #bavlyinform каналында район башлыгы Рамил Гатиятуллин белән туры линия узды. Аның барышында ул халыкның сорауларына җавап бирде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “2019-2024 елларга «Агростартап» проекты буенча крестьян-фермер хуҗалыкларын булдыру һәм үстерү” ведомство программасы буенча грантлар бирүгә крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алу конкурсына йомгаклару ясау турында хәбәр итә. Грантларның гомуми суммасы 659 млн. сумнан артык.
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 16 маенда төнлә һәм көндез урыны белән көчәйгәндә 16 метрга кадәр көчле җил көтелә.
18 майдан Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе һәм Татарстан Республикасы Кадастр палатасы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган Бердәм кайнар линия ача. Әлеге кайнар линия ике атна дәвамында 29 майга кадәр көн саен 8.00 дән 12.00 гә кадәр барачак.
Зеленодольск һәм Әлмәт районнарында үз эшчәнлекләрен алып баручы “Җиләкле алан” («Ягодная долина») ҖЧҖ эшсез калган тагын ун шәһәр кешесен язгы чорга үзенә эшкә алды.
15 май-16 майга метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Май башына Татарстанда авыл хуҗалыгы культураларын яфрактан тукландыру һәм кырларда яклау чараларын күрү өчен билгеләнгән 132 эретмә узелы төзелде һәм куллануга тапшырылды. Майда тагын 29 стационар эретмә узелын куллануга тапшыру планлаштырыла.