9 сентябрь көнне Баулы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты сәхнәсендә М.Фәйзи исемендәге Оренбург татар дәүләт драма театрының Айгөл Әхмәтгалиева пьесасы буенча куелган “Ул бит кичә иде...” спектакле булачак.
Иртәгә, 28 августта, 9.00 дән 17.00 гә кадәр Баулы шәһәренең кайбер урамнарында электрны өзү планлаштырыла. Уңайсызлыклар электр тапшыру линияләрен алыштыру һәм ремонтлау белән бәйле.
Татарстанның күп функцияле үзәге Баулы филиалында консультация 28 август көнне 9:00-13:00 сәгатьләрдә биреләчәк.
«Өлкән буын» проектын тормышка ашыру кысаларында Баулы районында 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне диспансерлаштыру өчен медицина учреждениесенә илтү маршрутларының берсе сыналды.
Яшь баулылы Андрей Петров үзенең чираттагы җиңүен яулады.
Баулының 1нче спорт мәктәбендә ир-атлар арасында бильярд буенча ярыш узды, ул берьюлы өч бәйрәмгә - Татарстан Республикасы көненә, Шәһәр көненә һәм Газ һәм нефть сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган иде.
Күчемсез милек өлкәсендәге законнарга үзгәрешләр кертелү белән бәйле рәвештә, шул исәптән күчемсез милекне мошенниклардан яклауга юнәлтелгән закон үз көченә керү сәбәпле, 27 август 8.00-12.00 сәгатьләрдә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе күчемсез милекне электрон рәвештә дәүләт теркәве мәсьәләләре буенча «Бердәм кайнар линия көне» уздырачак.
Татарстан Республикасында урып-җыю башланганнан бирле 2,25 млн. тонна ашлык җыелды. Бер атна эчендә генә дә 1,0 млн. тонна ашлык җыеп алынды. Бу хакта шимбә көннне уздырылган Хөкүмәт киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтте.
Ярышларны ябу кысаларында WorldSkills дөнья хәрәкәте флагын чемпионатны киләсе елда кабул итәчәк Шанхай вәкилләренә тапшырачаклар.
Гомумроссия халык фронты экспертлары һәм «Мәгарифнең илкүләм ресурслары» фонды мәктәп педагоглар һәм ата-аналар «Мәгариф»илкүләм проектын тормышка ашырудан нәрсә көтүен ачыкладылар.