WorldSkills ябылу тантанасында Лобода һәм Киркоров чыгыш ясаячак

2019 елның 26 августы, дүшәмбе

27 августта 19.00 сәгатьтә «Казан Арена» стадионында 45нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын ябу тантанасы узачак, дип хәбәр итә чемпионатның матбугат хезмәте.

„Россия 24“ һәм “ТНВ” телеканалларында 21.00 сәгатьтә трансляцияләр башланачак, — диелә хәбәрдә.

Чемпионатта катнашучыларны бүләкләү тантананың төп вакыйгасы булачак. Ярышларның барлык компетенцияләре җиңүчеләрен игълан итәчәкләр, шулай ук үз җыелма командаларында иң күп балл җыйган иң нәтиҗәле катнашучылар (Best of nation) исемнәрен атаячаклар.

Тантанада артистлар Леван Горозия, Димаш Кудайберген, Zventa Sventana, BRIO SONORES, шулай ук Светлана Лобода һәм Филипп Киркоров катнашачак.

Ярышларны ябу кысаларында WorldSkills дөнья хәрәкәте флагын киләсе чемпионатны кабул итәчәк Шанхайга тапшырачаклар.

Тантанага билетларны WorldSkills Kazan 2019 сайтында, шулай ук «Казан Арена» стадионы кассаларында сатып алырга мөмкин.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International