Сораштыру «Мәгариф» илкүләм проектыннан укытучылар һәм ата-аналар ни көткәнен күрсәтте

2019 елның 26 августы, дүшәмбе

Гомумроссия халык фронты экспертлары һәм «Мәгарифнең илкүләм ресурслары» фонды мәктәп педагоглар һәм ата-аналар «Мәгариф»илкүләм проектын тормышка ашырудан нәрсә көтүен ачыкладылар.

Педагоглар илкүләм проектның иң мөһим бурычлары дип инфраструктура — биналар, спорт мәйданчыклары, техника һәм җиһазлар модернизациясен (45%) һәм авылларда яңа мәктәпләр ачуны (42%) атадылар. Шулай ук укытучылар ата-аналар өчен массакүләм психологик-педагогик һәм методик консультацияләр көтә (48%). Сораштырылучыларның өчтән бере белем бирүнең цифрлы трансформациясен, 27% ы — белем бирү стандартларын яңартуны, 26% ы — өстәмә белем бирүнең яңа оешмаларын булдыруны мөһим дип саный.

Ата-аналар фикеренчә, илкүләм проектны тормышка ашыру балаларның халыкара ярышларда катнаша алуларына уңай йогынты ясарга мөмкин (76%), тикшеренүләрдә һәм проектлар әзерләүдә остаз сайлап алу мөмкинлегенә ия булачак (72%), шулай ук профориентация буенча онлайн-дәресләргә йөри алачак (72%), дип хәбәр итә «Известия».

Әмма ата-аналарның мәктәп укучыларына йөкләнеш арту борчуы тудыра. Сораштырылучыларның өчтән бере (34%) яңа мәҗбүри предметлар яки аерым модульләр кертүгә, ә 22% ы — проектлар, тикшеренүләр һәм иҗади эшләр санын арттыруга борчыла. Укуны индивидуальләштерүгә карата да (респондентларның 18% шулай җавап биргән) ата-ана сагаеп карый.

Элегрәк Татарстан алдан һөнәри әзерлек үзәкләрен булдыруга субсидияләр күчерелгән 14 РФ субъекты исәбенә кергән иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International