Баулы ветераннары ярышны берьюлы өч бәйрәмгә багышладылар

2019 елның 27 августы, сишәмбе

Баулының 1нче спорт мәктәбендә ир-атлар арасында бильярд буенча ярыш узды, ул берьюлы өч бәйрәмгә - Татарстан Республикасы көненә, Шәһәр көненә һәм Газ һәм нефть сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган иде.

Турнир ике көн дәвам итте. Беренче көнне 73 яшьлек һәм аннан да өлкәнрәк ветераннар ярышты. Бу категориядә беренче урынны Фәһим Нуриев, икенче урынны Михаил Матянин, өченче урынны Николай Дробышев алды.

Икенче көнне икенче төркем (55 яшьтән 73 яшькә кадәр) үз көчен сынады.

Бу төркемдә беренче урынны Владимир Кузнецов, икенче урынны Георгий Морозов, өченче урынны Илдар Нуриев алды.

Барлык призерлар да акчалата премияләр белән бүләкләнде.

Иллюстрация: odintsovo.info

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International