Баулыда дача амнистиясе шартлары турында аңлатма бирәчәкләр

2019 елның 27 августы, сишәмбе

2019 елның 2 августындагы 267-ФЗ номерлы Федераль закон бакча участокларында төзелгән торак һәм бакча йортларын рәсмиләштерүнең гадиләштерелгән тәртибен яңартты. 2021 елның 1 мартына кадәр бу категория күчемсез милек объектлары өчен рөхсәт документациясе таләп ителми һәм төзелеш башлану турында җирле үзидарә органнарына хәбәр итү зарурлыгы юк. Йортны һәм аның астындагы җирне ничек тиз рәсмиләштерергә? Дача амнистиясенә эләкмәгән объектлар милекчеләренә нишләргә? Бу һәм башка күп кенә сорауларга түләүсез консультацияләр барышында «Татарстан Республикасының техник инвентаризацияләү бюросы» АҖнең әйдәп баручы белгечләре җавап бирәчәк. Кирәк булган очракта, акция барышында, күп функцияле үзәктән чыкмыйча, җир участогын ызанлауга (әле ул милеккә рәсмиләштерелмәгән очракта) яки йортның техник планын төзүгә заказ бирергә мөмкин булачак. Кирәкле документларны үзең белән алып килергә киңәш ителә.

Баулы филиалында консультация 28 августта 9:00дән 13:00гә кадәр биреләчәк.

Иллюстрация: expertrt.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International