Иртәгә, 28 августта, 9.00 дән 17.00 гә кадәр Баулы шәһәренең кайбер урамнарында электрны өзү планлаштырыла. Уңайсызлыклар электр тапшыру линияләрен алыштыру һәм ремонтлау белән бәйле.
28 августта ут Заречная,1-12; Беренче Май,168-176; Северная,1-16; Солнечная,1-35; Буровиков,1-50; Степная,1-26; Родниковая,1-10; Молодежная,1-25; Полевая,1-16; Кольцевая,1-26; Луговая; Казанская; Аграрная; Зиновьев,3,5,8; Загородная,1-33; Татарстан проспекты,33-39; Северный,1-25 һәм Степная 1-45 тыкрыкларында булмаячак.
Иллюстрация: imag.one