22-24 августта Уфада СССРның атказанган тренеры Владимир Борман истәлегенә багышлап, яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча ХХХІУ Бөтенроссия ярышлары уздырылды.
Россия һәм якын чит илләрдән килгән 300дән артык спортчы 15 авырлык категориясендә көч сынашты.
Татарстан данын Баулы егете Андрей Петров яклады. Ул 48 килограммга кадәр авырлык категориясендә беренче урын яулады. Бу категориядә барлыгы 35 яшь спортчы ярышты, аларның күбесе спорт мастерлыгына кандидатлар һәм беренче разряд алучылар.
Андрейның тренеры - әтисе, зур тәҗрибәле спортчы Сергей Петров.
Фото: Сергей Петров инстаграмы