Татарстан Росреестрында күчемсез милекне электрон рәвештә теркәү буенча кайнар линия булачак

2019 елның 26 августы, дүшәмбе

Күчемсез милек өлкәсендәге законнарга үзгәрешләр кертелү белән бәйле рәвештә, шул исәптән күчемсез милекне мошенниклардан яклауга юнәлтелгән  закон үз көченә керү сәбәпле, 27 август 8.00-12.00 сәгатьләрдә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе күчемсез милекне электрон рәвештә дәүләт теркәве мәсьәләләре буенча «Бердәм кайнар линия көне» уздырачак.

Казан халкы сорауларына (843)255-25-71 телефоны буенча күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Илсөя Казакова җавап бирәчәк.

Татарстан Республикасының башка шәһәр һәм районнарында яшәүчеләр өчен телефоннар Идарәнең рәсми сайтында урнаштырылган – rosreestr.tatarstan.ru (Гражданнар мөрәҗәгате - Кайнар линияләр бүлегендә).

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International