Баулыда Оренбург татар театры лирик комедиясе күрсәтеләчәк

2019 елның 27 августы, сишәмбе

9 сентябрь көнне Баулы шәһәренең Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты сәхнәсендә М.Фәйзи исемендәге Оренбург татар дәүләт драма театрының  Айгөл Әхмәтгалиева пьесасы буенча куелган “Ул бит кичә иде...” спектакле булачак. Башлану вакыты 19.00.

 Пьесаның төп геройлары Диләрә белән Әсхәт. Алар  ялгызлыктан, бәхетсезлектән интегәләр. Язмышларын өр – яңадан язарга, мәхәббәтле, пар канатлы тормыш корырга өметләнәләр. Аларның очраклы очрашуы икәүендә дә  якты, җылы хисләр уята. Геройлар  үзләре  дә сизми калалар, ничек бер – берсенә гашыйк булалар...  Ә вагыйгалар Диләрәгә “бер сәгатькә ир” килүе белән башланып китә...

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International