Баулы районы авылы апа-абыйлары яңа маршрутны сынады

2019 елның 27 августы, сишәмбе

«Өлкән буын» проектын тормышка ашыру кысаларында Баулы районында 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне диспансерлаштыру өчен медицина учреждениесенә илтү маршрутларының берсе сыналды.

Шәһәрдән 19 км ераклыкта урнашкан Кызылъяр авылыннан үзәк район хастаханәсенә ике рейс башкарылган. Шул рәвешле алты кеше диспансерлаштыру узды. Булачак чара турында фельдшер-акушерлык пункты фельдшеры А.Хәмзина өлкәннәргә алдан ук хәбәр итеп куйган, хастаханәгә барган апа-абыйларны «Шәфкать» үзәге хезмәткәре озатып йөргән.

Район үзәк хастаханәсендә өлкәннәрне медицина хезмәткәрләре һәм район башкарма комитеты җитәкчеснең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Илмира Хөснуллина каршы алды. 

Сынау сәфәре бернинди җитди проблемаларсыз узды.

Фото: “Шәфкать” социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International