Баулы муниципаль районында тантаналы рәвештә 15 яшьүсмергә Россия гражданы паспорты тапшырылды.
Ел саен Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан оешма-предприятиеләр арасында кардан ясалган фигуралар буенча үзара бәйге игълан ителә. Быел да искәрмә түгел.
Бүген Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында Мәүлид ән-Нәби узды. Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көне иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Ул нәкъ бер ай дәвам итә.
Бүген Баулы шәһәренең Зиновьев урамында ветераннар өчен төзелгән йортларның берсендә күркәм бәйрәм булды – Миңнесылу апа Якупова якыннары, туган тумачалары әйләнәсендә 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте.
2 нче декабрь көнне, Томбарлы авыл китапханәсендә “Сезнең тормыш безгә маяк” исемле чара үткәрелде.Чарага сәламәткә бик бай булмасалар да, күңел байлыклары чиксез, олы йөрәкле, көчле рухлы, китап укырга яратучы кешеләр килде.
Кышның икенче көнендә Баулыда 150- нче гаилә туды. Альберт белән Полина дүрт ел үзләренең хисләрен сынаганнан соң гына кавышырга уйлаганнар. Танышуларына сәбәпче дусларына яшьләр чиксез рәхмәтле.
Районыбыздагы җиде шәхси ярдәмче хуҗалыкка шушы көннәрдә каз, үрдәк бәпкәләре, бройлер чебиләр алу чыгымнарына субсидия биреләчәк.
Авылда сугым вакыты якынлаша. Эре терлеккә тотынырга әле иртәрәк, әменә каз өмәләре башланды инде.
Баулы район ГХАТ бүлегендә ноябрь аенда 27 туу турында акт теркәлде, узып баручы елның 11 аена бу күрсәткеч 354 санын тәшкил итә. Шунысы куанычлы, былтыргы белән чагыштырганда бу күрсәткеч 2% ка күбрәк.
Бүген ЗАГС хезмәткәрләре Баулы хастәхәнәсенең бала тудыру бүлегендә Аналар көнендә дөньяга килгән ике сабыйның әнисен котлады.