Бүген Баулы шәһәренең Зиновьев урамында ветераннар өчен төзелгән йортларның берсендә күркәм бәйрәм булды – Миңнесылу апа Якупова якыннары, туган тумачалары әйләнәсендә 90 яшьлек олы юбилеен билгеләп үтте.
Юбилейлары хөрмәтеннән мәкалә язу өчен, өлкән буын кешеләре янына еш кына барырга туры килә. Һәрвакыт берникадәр дулкынлану били күңелне: ниндирәк булыр бу очрашу, нинди язмышка тап булырмын икән, дисең. Ялгыз картлыкны, аянычлы хәлне күрү йөрәкне телгәли. Ә инде өлкән кешегә кадер-хөрмәт күрсәтелгән, матур, тыныч тормышлы йортка аяк басу үзе бер сөенеч. Менә шундый өйләрнең берсендә булдык без бүген.
Тумышы белән Миңнесылу апа Яңа Чүте авылыннан, шунда кырык елга якын колхозда эшләгән, тормышка чыгып, иптәше Харис Якупов белән өч бала тәрбияләп үстергән. Биш оныгы, алты оныкчыгы бар, инде оныгының оныгын күрү бәхетенә дә ирешкән.
Сугыш ветераны толы булган Миңнесылу апага биш еллап элек Баулыда фатир биргәннәр. Мондагы уңайлылыкка сөенеп яши ул. “Торган урыным оҗмах, рәхмәт хөкүмәткә”, – ди әбекәй. Стена аркылы гына оныкчыгы яши. Башкалары да ерак түгел. Балалар, оныклар һәрдаим хәлен белеп торалар, алардан бик канәгать Миңнесылу апа.
Мондый тәрбия булгач, 100не дә тутырам әле, – дип елмайтты кунакларын ветеран. – Миңа кылган изгелекләре балаларның үзләренә меңе белән кайтсын.
Туганнарның бердәм булуы, ярдәмләшеп, Миңнесылу апага хөрмәт күрсәтеп яшәүләре ачык йөзләреннән дә, табынның муллыгыннан да күренде.
Ветеранны тәбрикләргә район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Хөснуллина һәм Салих авыл җирлеге башлыгы Заһит Галләметдинов килде. Алар юбилярга җылы теләкләрен җиткерделәр.
Юбилярның яшьләргә киңәшләрен, килен белән кайнана арасындагы матур мөнәсәбәтләр серен һәм башкаларны “Хезмәткә дан” газетасыннан укыгыз.