Баулы район ГХАТ бүлегендә ноябрь аенда 27 туу турында акт теркәлде, узып баручы елның 11 аена бу күрсәткеч 354 санын тәшкил итә. Шунысы куанычлы, былтыргы белән чагыштырганда бу күрсәткеч 2% ка күбрәк. Туган балаларның 14 сы малайлар, 13- кызлар. 7 бала гаиләдә беренче булып, 12 – икенче, 5- өченче булып , 3 – дүртенче булып туды.
Соңгы вакытта әти-әниләр балаларына исем сайлауга бик җаваплы карыйлар һәм матур мәгънәле исемләр кушалар. Мәсәлән, ноябрь аенда Исмаил, Шамиль, Ислам, Әмир, Владимир, Кирилл, Елизавета, Мирослава, Евангелина, Любовь, Амалия, Анастасия дигән исемнәр бирделәр.
Ноябрь аенда ГХАТ бүлегендә 17 язылышу турындагы акт, 7 – аерылышу турындагы акт, 5 – баланың атасын билгеләү турындагы, 33- үлү турындагы актлар төзелде.