Бүген ЗАГС хезмәткәрләре Баулы хастәхәнәсенең бала тудыру бүлегендә Аналар көнендә дөньяга килгән ике сабыйның әнисен котлады.
Фарваевлар гаиләсендә тугызынчы булып Елизавета исемле кыз, ә Можгиннар гаиләсендә икенче булып ир бала Кирилл дөньяга килгән. Бәхетле әниләргә Татьяна Сергеевнага һәм Марина Алексеевнага балаларының Россия гражданнары булуларын раслаучы беренче документларын-туу турындагы таныклыкны ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Мөрсәлимова тапшырды