Баулы китапханәчеләре кар сыннары ясадылар

2016 елның 20 декабре, сишәмбе

Ел саен Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан оешма-предприятиеләр арасында кардан ясалган фигуралар буенча үзара бәйге игълан ителә. Быел да искәрмә түгел. Бәйрәм алды кәефен тагын да күтәреп, күңелләрдә матурлык һәм хозурлык уятып урамнарда кардан ясалган фигуралар, әкият персонажлары барлыкка килә.

Әлеге күмәк эштән үзәк китапханә хезмәткәрләре дә читтә калмый. Алар быелгы 2017нче елның төп символы әтәчне һәм чебине иң беренче итеп кардан ясап куйганнар, аның янында әлбәттә кыш бабай, чыршы агачы да урын алган.

- Безнең китапханә кызлары һәр эшне җиренә җиткереп, һәркем күңеленә хуш килә ала торган итеп башкара беләләр, - ди бергә эшләгән хезмәттәшләрен мактап Дания апа Хисамова.

Чынлап та, әлеге эшнең төп башкаручылары  әйдәп баручы китапханәче Гүзәл Хәлилова һәм  китапханә процессларын автоматизацияләү секторы мөдире Гөлназ Габдрәева китапханәгә керү юлында кардан күз явын алырлык сыннар ясап куйганнар. Ул гына да түгел, быел китапханә янында үскән нарат агачларын кулдан ясалган уенчык куяннар бизәячәк.

- Бер куянны ясар өчен бер-ике көн вакыт кирәк булды. Аның өчен мин ак төстәге калын җеп, гади һава шары, ПВА клее һәм вак ситсы кисәкләре кулландым. Минемчә, бик матур килеп чыкты, башкаларга да ошар дип ышанам - дип үз фикере белән бүлеште кул остасы Гүзәл Хәлилова.

- Районда оештырылган һәр бәйгедә, һәр чарада катнашырга тырышабыз. Бу эш - үз йөзеңне күрсәтү дигән сүз бит. Узган ел без бюджет оешмалары арасында икенче урынны яулаган идек. Быел да бәлки призлы урынны алырбыз, - ди Гөлназ Габдрәева. - Катнашу бер хәл, мондый сыннар ясау үзенә күрә бер кызыклы мавыгу да бит әле ул. Аларның һәрберсендә кул көче генә түгел, ә эчке фантазия, күз нуры салынган. Безнең хезмәтебезне тирә-якта үтеп баручылар да күрә, сокланып китәләр. Ватып китүчеләр дә юк түгел. Андыйлар кеше хезмәтен хөрмәт итсеннәр иде һәм без ясаган сыннар язга кадәр матурлык өстәп торсыннар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International