Районыбыздагы җиде шәхси ярдәмче хуҗалыкка шушы көннәрдә каз, үрдәк бәпкәләре, бройлер чебиләр алу чыгымнарына субсидия биреләчәк.
Баулыларга барлыгы 28240 сум күләмендә субсидия тиеш. Әлеге сумманың күп өлешен (19 мең сум) кош үрчетү белән шөгыльләнәче һәм документларын дөрес итеп рәсмиләштергән кызылъярлылар алачак. Инде язганыбызча, субсидия Татарстан территориясендә теркәлгән кошчылык хуҗалыкларыннан 2016 елның 1 гыйнварыннан 1 июненң кадәр 50-100 баш кош алган хуҗалыкларга бирелә.