Баулы мөселманнары Мәүлидне бәйрәм итә

2016 елның 12 декабре, дүшәмбе

Бүген Муса Җәлил исемендәге мәдәният йортында Мәүлид  ән-Нәби  узды.  Мөхәммәт пәйгамбәрнең туган көне иң зур бәйрәмнәрнең берсе. Ул нәкъ бер ай дәвам итә.

Бәйрәм тантанасы Баулы районы имам-мөхтәсибе Әнвәр хәзрәт Хәмитовның аят укуы белән башланып китте. Чарада  Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров катнашты.

Нияз хәзрәт Сабиров үзенең вәгазендә пәйгамбәребезнең гүзәл холкы, аның кешеләрне караңгылыктан коткару, әхлакларын камилләштерү өчен җибәрелелүе турында сөйләде.

Вәгазь һәм чыгышлардан соң бәетләр көйләнде, җырлар җырланды. Казан кунагы Динар Шәймарданов тамашачыга үзенең җырларын бүләк итте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International