Баулы муниципаль районында тантаналы рәвештә 15 яшьүсмергә Россия гражданы паспорты тапшырылды. Бу чараның Яңа ел алдыннан узуы символик мәгънәгә ия, чөнки Яңа ел –яңа өметләр вакыты, яңа эшләр башлау, үз алдыңа яңа бурычлар кую вакыты.
Егет һәм кызларны тормышларындагы мөһим вакыйга белән Кыш Бабай котлады, барысына да бәхет, тынычлык, иминлек теләп истәлекле бүләкләр тапшырды.
Яшьүсмерләрнең чарага әти-әниләре, әби-бабалары белән килүләре шатландыра. Чөнки бу - гаиләдә мәхәббәт, хөрмәт, аңлашу барлыгын аңлата. Без үткәргән чаралар гаилә агъзалары арасында мөнәсәбәтләрне тагын да ныгытырлар дип ышанасы килә.