Авылда сугым вакыты якынлаша. Эре терлеккә тотынырга әле иртәрәк, әменә каз өмәләре башланды инде.
Татар Кандызы авылында борынгы йолаларга тугры калып җирле артист Динар Хөсәинов йортында каз өмәсе уздырганнар.
Татар Кандызында яшәүчеләр үрдәк-казны күпләп тота, мәсәлән, Вәгыйзовлар гаиләсе генә дә йөзгә якын каз үстергән.Сентябрьдә үрдәкләр суйганнар, каз өмәләре октябрьдә башланган. Өмәләр әле дәвам итәчәк.