2нче мәктәпнең актлар залында «Ленинград блокадасы» темасына тарихи-интеллектуаль викторина узды.
"Бердәм Россия" партиясе рәисенең региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары халыкны кабул итәчәк.
Баулы Райсоветының утырышлар залында узган атнага йомгак ясалды.
Баулы авыл җирлекләрендә 2019 ел нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары дәвам итә. Кичә кич шундый җыелыш Александровка авыл җирлегендә дә узды.
Татарстанда Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәүгә бәйге нәтиҗәләре билгеле булды. Баулы районы берьюлы ике номинациядә җиңүчеләр исемлегенә керде.
5нче мәктәпнең 11нче сыйныфы укучылары Бөтенроссия тарихи квестына кушылдылар.
Төзәтмәләр нигезендә, хезмәт кенәгәсен кәгазьдә алып баруны теләгән хезмәткәрләр 2020 ел ахырына кадәр бу хакта эш бирүчегә язмача гариза бирергә тиеш.
Баулы муниципаль районы Башкарма комитеты ЗАГС бүлегенең теркәү залында икенче балалары туган әниләргә ана капиталы сертификатлары тапшырылды.
Бүген Баулыда яшәүче хезмәт ветераны Фәһимә Галиәкбәрова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул бөтен гомерен сәламәтлек саклау өлкәсенә багышлаган.
Татарстан Республикасы территориясендә 29 гыйнварда төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә.