2020 елның 1 гыйнварында РФ Хезмәт кодексына һәм мәҗбүри пенсия иминияте системасында индивидуаль (персонификацияләнгән) исәпкә алу турындагы законга үзгәрешләр кертелде.
Төзәтмәләр нигезендә, хезмәт кенәгәсен кәгазьдә алып баруны теләгән хезмәткәрләр 2020 ел ахырына кадәр бу хакта эш бирүчегә язмача гариза бирергә тиеш. Алар хезмәт кенәгәләрен кулларына алачаклар һәм эш бирүче аларны алып бару һәм саклау өчен җаваплылыктан азат ителәчәк. 31.12.2020 соң эшкә беренче тапкыр килгән затларга кәгазь хезмәт кенәгәләре рәсмиләштерелмәячәк.
Хезмәт кенәгәләрен кәгазьдә алып баруны "хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматлар" алыштырырга тиеш, аларны хезмәткәрләр эшкә алганда хезмәт кенәгәләре белән беррәттән күрсәтә алачак. Хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат ул - һәр хезмәткәрнең хезмәт эшчәнлеге һәм хезмәт стажы турында төп мәгълүмат. Хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүмат бары тик электрон рәвештә генә формалаштырылачак. Хезмәткәр хезмәт эшчәнлеге турында мәгълүматны түбәндәге ысулларның берсе белән ала алачак:
- эш бирүченең соңгы эш урыны буенча (әлеге эш бирүчедә эшләгән чорда) - кәгазьдә яки көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән (эш бирүче булганда) имзаланган электрон документ формасында);
- КФҮдә - кәгазьдә;
- ПФРда кәгазьдә яки көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән имзаланган электрон документ рәвешендә.
- дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша - электрон документ формасында. Әлеге мәгълүматларны алу өчен эш бирүчедән гариза язма рәвештә бирергә яки аны эш бирүче билгеләгән тәртиптә, эш бирүченең электрон почтасына җибәрергә тиеш.
Шәһәр прокуратурасы матбугат төркеме