Баулы районы Александровка авылында яшәүчеләр елга йомгак ясадылар

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Баулы авыл җирлекләрендә 2019 ел нәтиҗәләренә багышланган халык җыеннары дәвам итә. Кичә кич шундый җыелыш Александровка авыл җирлегендә дә узды.

Җыен алдыннан Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин Александровка авыл җирлегенең социаль әһәмиятле объектларын карап чыкты. Ул кафеда һәм бер шәхси эшмәкәрнең шиномонтаж остаханәсендә, ике гаилә фермасында, торгызыла торган спирт заводында, балалар бакчасында һәм мәктәптә булды.

Мәдәният йортында узган халык җыенында, район башлыгыннан тыш, тормыш-көнкүрешне тәэмин итүче күп кенә хезмәт вәкилләре дә катнашты.

Узган ел нәтиҗәләре буенча Александровка авыл җирлеге башлыгы Валентина Уварова, җирле мәктәп директоры Юлия Әхмәдиева, участок уполномоченные Эльза Абзалова, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы урынбасары Марат Билалов, спирт заводы директоры Айдар Гафуров, шулай ук дәүләт ветеринария берләшмәсе, аерым янгын посты, урманчылык вәкилләре хисап тотты. Шулай ук Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин җыелучыларга күп санлы социаль республика программалары ярдәмендә районның 2019 елда ирешкән уңышлары турында сөйләде.  

Александровка халкы җитәкчелеккә чүп-чар җыю, су белән тәэмин итү, юкәләрне саклау, урманда печән чабу һәм башкалар турында сораулар бирделәр.

Фото: Баулы-информ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International