"Бердәм Россия" партиясе рәисенең региональ иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатлары халыкны кабул итәчәк.
Гражданнарны шәхси кабул итү түбәндәге адреслар буенча үткәрелә:
- 29 гыйнварда (10:30дан 12:00гә кадәр) - РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының бюджет һәм салымнар комитеты әгъзасы Айрат Фәррахов ;
- 31 гыйнварда (10:00 дән 12:00 гә кадәр) - РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Федератив корылыш һәм җирле үзидарә мәсьәләләре комитеты әгъзасы Равил Хөснуллин;
-3 февраль (9:00дән 11:00гә кадәр) – РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина. ⠀
Кабул итү Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 31/7 йорт адресы буенча башкарылачак. Өстәмә мәгълүматны (843) 238-10-00 телефоны буенча алырга мөмкин.