Су бар, ә интернет?

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Ял көннәре, су белән бәйле хәл аркасында, Баулы киеренке узды. Ике көн дәвамында «Водоканал» хезмәткәрләре шәһәргә су бирү өчен тырыштылар. Баулы районы башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин һәм «Водоканал» предприятиесе җитәкчесе Рафаэль Шәймәрданов Миңлегол су алу җайланмасы коллекторын ремонтлауга зур өлеш керткән оешмаларга, Горгазның баш инженеры Илнар Фәхриевка, «Спецстрой» ширкәте җитәкчесе Риф Васиковка, «Баулынефть» нефть-газ чыгару идарәсенең нефтьне комплекслы әзерләү һәм кудыру цехы башлыгы Азат Асылгәрәевка һәм «АРТ» төзелеш компаниясе башлыгы Сосу Амбарцумига рәхмәт белдерделәр. Шулай ук коллекторны ремонтлауда оператив ярдәм күрсәткәннәре өчен Баулы технологик транспорт идарәсе начальнигы Марат Шәйхетдиновны һәм «Татойлгаз» җитәкчесе Рәис Миңгалимовны, ә «Жилсервис» җәмгыяте һәм шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсенә халыкны су белән тәэмин итүдә ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерделәр. Хәзерге вакытта Миңлеголда җиде скважина эшли һәм Баулы шәһәрендә ике резерв скважинасы эшли башлады.

Сусыз, әлбәттә, җиңел түгел, әмма 21 гасырда интернеттан башка ничек яшәргә? Мондый сорау белән район башлыгы Рамил Гатиятуллин районның эре элемтә операторына мөрәҗәгать итте. Гражданнар җыеннарында Баулы районының күп кенә авылларында яшәүчеләр мобиль интернеттан файдаланмаулары ачыкланды.

Киңәшмәдә Россия Пенсия фондының Баулы һәм Ютазы районнары буенча идарәсе җитәкчесе Станислав Тимофеев 2020 елда электрон хезмәт кенәгәләренә күчү турында мәгълүмат белән чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International