Баулы районы иң яхшы чыршылар бәйгесендә ике бүләк алды

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

Татарстанда Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәүгә бәйге нәтиҗәләре билгеле булды. Баулы районы берьюлы ике номинациядә җиңүчеләр исемлегенә керде.

Татарстанда Иҗтимагый палата тарафыннан республика шәһәрләре һәм авылларын Яңа елга иң яхшы бизәүгә уздырылган конкурска йомгак ясалды. Конкурс 2019 елның 25 декабреннән 25 гыйнварына кадәр узды. Татарстан биш зонага бүленгән иде, Баулы районы, билгеле булганча, көньяк-көнчыгыш зонага карый.

Конкурс йомгаклары буенча «Үзәк Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәү һәм биш зона төркеме буенча җирлекләрдә Яңа ел чараларын уздыру» номинациясендә 300 мең сум белән Баулы районы Исергәп авыл җирлеге бүләкләнде.

Муниципаль берәмлекләр арасында Баулы районы икенче урын һәм 500 мең сумлык приз алды.

Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин Яңа ел чыршыларын әзерләүдә актив катнашкан барлык оешмаларга рәхмәт белдерде.

Фото: Рөстәм Кадыйров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International