Баулы муниципаль районы Башкарма комитеты ЗАГС бүлегенең теркәү залына икенче балалары туган әниләр чакырылды.
Ильмир һәм Гөлшат Шафиковлар гаиләсендә ир бала туган. Бәхетле әти-әни аңа Тимур дигән матур исем биргән. Бу исемнең килеп чыгышы төрки һәм ул «тимер»дигәнне аңлата. Ә Муродҗан һәм Зебо Корбановлар яңа туган кызларын Мәликә исеме белән атадылар. Бу мөселман исеме берничә мәгънәгә ия. Беренчесе - «фәрештә» булса, икенчесе – «патшабикә».
Бәхетле ата-аналарны ЗАГС бүлеге җитәкчесе С.Т. Мөрсәлимова һәм пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары С. У. Ушакова котлады һәм ана капиталы сертификатларын тапшырдылар.