Баулыда яшәүче медицина ветераны юбилеен билгеләп үтә

2020 елның 28 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Баулыда яшәүче хезмәт ветераны Фәһимә Галиәкбәрова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул бөтен гомерен сәламәтлек саклау өлкәсенә багышлаган.

Тормыш иптәше Әнвәр Фатыйх улы белән Фәһимә Фәтхулла кызы белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр, бүген алар биш онык һәм биш оныкчыкларына сөенеп яшиләр.

Юбилярны Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин һәм Баулы үзәк район хастаханәсе вәкилләре котлады. Район башлыгы Фәһимә Фәтхулла кызына Президент Владимир Путинның котлау открыткасын һәм чәчәкләр тапшырды. Озын гомерле ханым кунакларга җылы сүзләр һәм игътибар өчен зур рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International