Баулы укучылары өчен Ленинград блокадасына багышланган викторина үткәрделәр

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

2нче мәктәпнең актлар залында «Ленинград блокадасы» темасына тарихи-интеллектуаль викторина узды.

Анда 10нчы сыйныф укучылары катнашты. Чараны оештыручылар - «Без киләчәк яклы» иреклеләр хәрәкәте һәм «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Баулы бүлекчәсе активистлары.

Чара башланыр алдыннан укучыларга ленинградлыларның авыр тормышы турында телесюжет күрсәтелде.

Аннан соң укучылар «Жизнь» һәм «Шахтерлар» командаларга бүлештеләр. Викторинаны «Без киләчәк яклы» иреклеләр хәрәкәте җитәкчесе Радэль Галимуллин алып барды.

Викторина барышында экранда дөрес җавап вариантлары белән сораулар күрсәтелде. Балалар Ленинград блокадасы, шәһәр халкының авыр тормышы, блокадалы Ленинградта карточкалар буенча бирелгән ипинең минималь порциясе авырлыгы турында сорауларга җавап бирделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International