Җәмәгать транспортында һәм шәһәр яны автомобиль транспортында йөрү өчен автоматлаштырылган түләү системасын кертү турында карар кабул ителде.
«Тикшерелгән бизнес» («Проверенный бизнес») интернет-ресурс (http://provbiz.ru) экспертлары эшкуарларга һәм үзмәшгуль гражданнарга «һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын куллануга бәйле, шулай ук үзмәшгуль гражданнарны тикшерү мәсьәләләренә кагылышлы түләүсез консультацияләр күрсәтә, сорауларга оператив һәм грамоталы җавап бирәләр.
Начар метеорологик күренешләр фаразланмый.
Баулыларны һәм шәһәребез кунакларын Агросәнәгать паркында узачак ярминкәгә чакыралар.
Дүшәмбе көнне, 2 сентябрьдә, 40 иҗтимагый оешма вәкилләре алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советына сайлауларда «Бердәм Россия»не хуплауларын белдерде.
5 сентябрьдә ТР Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе - ТР буенча баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина Казанда гражданнарны кабул итәчәк.
Казанда XI Халыкара яшьләр кинофестивале кысаларында "7 көн эчендә кино" проекты старт алды.
Федераль кадастр палатасы рәсми рәвештә күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРН) белешмәләр бирү буенча сервисны эшләтеп җибәрде. Хәзер закон нигезендә, ведомство күчемсез милек объектлары турында мәгълүматларны өч тәүлек эчендә бирергә тиеш. Сервис мәгълүмат бирү вакытын берничә минутка кадәр киметергә мөмкинлек бирде.
Гражданнарны бердәм кабул итү көне кысаларында, бүген, 3 сентябрьдә, ата-аналар алимент түләүдән баш тарту мәсьәләсе буенча юридик ярдәм күрсәтеләчәк.
Бүген барлык шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә Белем көненә багышланган тантаналы линейкалар узды.