Республиканың 40 ветеран, хәйрия, яшьләр, профессиональ, иҗади иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре киләчәктә уртак эш планнары турында фикер алышырга җыелдылар.
– Татарстан "Бердәм Россия" гражданлык инициативаларын үстерү белән актив шөгыльләнә, аларга төрлечә ярдәм итә, – дип хәбәр итте "Кулланучылар хокукларын яклау" ТР Иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Юлия Нигъмәтуллина. – Бердәм позиция булдырырга һәм партиягә сайлауларда ярдәм итәргә тәкъдим итәм.
Очрашуда катнашучылар «Бердәм Россия» нең турыдан-туры һәм "Бердәм Россия" тарафдарлары" оешмасысы аша гражданлык җәмгыятен үстерү буенча зур эш алып баруын хәбәр иттеләр. Шул рәвешле, Татарстанда «Бердәм Россия» ярдәмендә торак инспекторлары курслары оештырылды, алкоголь һәм наркотикларга бәйлелектән интегүче кешеләрне ресоциализацияләү эше башланды, партия «Велодобро» волонтерлык проектын хуплады һәм күп балалы гаиләләр өчен мәгълүмат ресурсын булдыруда ярдәм итте.
Очрашуда билгеләп үтелгәнчә, Татарстан "Бердәм Россия" "Игелек чатыры" проектын эшләтеп җибәрде, аның ярдәмендә зур булмаган иҗтимагый оешмалар социаль акцияләр үткәрү өчен кирәкле барлык җиһазларны бушлай арендага алырга мөмкин.
Очрашу ахырында җәмәгатьчеләр партиягә ярдәм итү турында ачык мөрәҗәгатькә кул куйдылар.