Баулы шәһәренең 5нче мәктәбендә бу уку елында 461 укучы белем алачак.
Татарстан Республикасында бүгенге көнгә 65%, ягъни 930 мең га ашлык мәйданда ашлык җыелган. Бер гектардан уртача 30,4 центнер ашлык чыга. Иртәгә яңа уңыштан амбарларга салынган ашлык 3 млн. тоннага җитәчәк.
Начар метеорологик күренешләр фаразланмый
Август аенда Баулы ЗАГС бүлегендә 21 сабый теркәлде: 11 малай һәм 10 кыз. Шуларның 3се – гаиләдә беренче бала, 8 – икенче, 8 – өченче, 1 –дүртенче, 1– бишенче бала булып туган.
Бүген Баулы районында 476 беренче сыйныф укучысы мәктәп бусагасын атлап керде.
Татарстан Республикасы көнендә “Казан” халыкара ат спорты комплексында Татарстан Республикасы Президенты кубогына һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына ат чабышлары узды.
4 сентябрьдә 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе һәм Кадастр палатасы вәкилләре «Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды белән берлектә гражданнар өчен хокукларны теркәү һәм кадастр исәбе буенча консультация үткәрәчәкләр.
Шимбә көнне Баулының «Пегас» спорт-патриотик клубы Башкортстан Республикасының Кырмыскалы районында хәрби-тарихи реконструкциядә катнашты. “Бәрелеш” генерал-майор Миңнегали Шәйморатовның тууына 120 ел тулуга багышланган иде. Масштаблы чарада Башкортстан Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров катнашты.
Безнең районда укучыларны ун мәктәп автобусы йөртә. Алар арасында быел гына кулланыла башлаган яңалары да, инде шактый файдаланылган искерәкләре дә бар. Әмма барлык автобусларга да бертигез җитди таләпләр куела. Тикшерү барышында кайбер җитешсезлекләр ачыкланды.
Кадерле баулылар!
Сезне ихлас күңелдән Татарстанның дәүләт бәйрәме - Республика көне белән тәбрик итәм.