Татарстанның баш дәүләт санитар табибы гражданнарны кабул итәчәк

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

5 сентябрьдә ТР Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе - ТР буенча баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина Казанда гражданнарны кабул итәчәк.

Татарстан халкы үз сораулары белән Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсенә ( Кремль ур., 12/20) мөрәҗәгать итә ала.

Шәхси кабул итүгә язылу өчен 4 сентябрьгә кадәр (843)238-18-32 телефоны буенча шалтыратырга кирәк, дип хәбәр ителә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International