ЯҢАЛЫКЛАР


4
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе һәм ТР Кадастр палатасы вәкилләре “Игелекле эшләр көне” хәйрия фондына ярдәм сорап мөрәҗәгать итүче гражданнар өчен беренче тапкыр консультация үткәрделәр.

5 сентябрьдә ТНВ телеканалында чыгучы «Манзара»  программасында Татарстан Росреестры вәкиле катнашачак.

Баулы командасы составында - район һәм шәһәр этапларында җиңгән 9-11 яшьлек укучылар.

3 сентябрьгә булган мәгълүматка караганда, көзге культуралар чәчү планы 75 процентка үтәлгән. Көзге арыш – 4,2 мең гектарда, бодай 1,4 мең гектарда чәчелгән.

14 сентябрьдә Татарстанның  Арча  районы  Яңа  Кырлай  авылында   Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  булышлыгы  белән  “Ат көне”нә багышланган  ат  спорты  ярышлары  узачак. 

Бүген Баулыда, ишегалларын төзекләндерү белән бәйле сорауларга карата халык фикерен ачыклау өчен, шәһәрлеләргә анкеталар өләшү башланды.

Утырыш кысаларында Иҗтимагый совет әгъзаларына хокукларны теркәү һәм кадастр исәбенә куюны туктату очракларын киметү буенча максатчан күрсәткечләргә ирешү турында хәбәр ителде. Шулай ук гариза бирүчеләр белән электрон элемтә каналларын кулланып хезмәттәшлек мәсьәләләре яктыртылды.

Бурычлы эш бирүче хезмәткәргә хезмәт хакын тоткарлаган һәр көн өчен РФ Үзәк банкының төп ставкасыннан чыгып исәпләнгән акчалата компенсация түләргә тиеш. Түләү вакыты хезмәт хакы түләнергә тиеш булган көннән соң, фактик түләү көненә кадәр исәпләнә.

Татарстан Республикасы территориясендә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә закон бозу турында “Халык контроле”нә хәбәр иткән ТР Дәүләт хезмәтләре порталыннан файдаланучылар бүләк алырга мөмкин.

2019 елның 11 сентябреннән 25 сентябренә кадәр ит һәм балык продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча «кайнар линия» оештырылачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International