Баулылар җәмәгать транспортында йөргәндә автоматлаштырылган түләү системасыннан файдалана алалар

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Хөрмәтле баулылар!

Халыкка пассажир хезмәте күрсәтүнең сыйфатын күтәрү, транспорт предприятиеләре эшенең нәтиҗәлелеген арттыру максатларында, җәмәгать транспортында һәм шәһәр яны автомобиль транспортында йөрүгә автоматлаштырылган түләү системасын кертү турында карар кабул ителде.

Әгәр дә Сез “Социаль юл йөрү билетыннан” файдалансагыз, “Исемле бердәм электрон социаль юл йөрү билеты»н (транспорт картасы) алу өчен, 1 ноябрьдән соң «Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге» ДКУ бүлекчәсенә мөрәҗәгать итегез, үзегез белән паспорт булу зарур.

РМЯҮ бүлегенең эш режимы:

Дүшәмбе, сишәмбе, пәнҗешәмбе, җомга – 8.00-17.00 сәгатьләрдә.

Чәршәмбе – 8.00 - 12.00 сәгатьләрдә.

Төшке аш вакыты –12.00 - 13.00 сәгатьләрдә.

Иллюстрация: https://tamlife.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International