Кыңгырау чыңлады, укырга вакыт

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Шәһәрнең 2нче мәктәбенә быел 62 беренче сыйныф укучысы килде. Традиция буенча, тантаналы линейкада алар игътибар үзәгендә булдылар. Унберенче сыйныф укучылары белән җитәкләшеп, беренче тапкыр линейкага чыктылар. Кемдер шатлыктан балкый иде, ә кайберләренең иртә торырга күнекмәгәнлеге күренеп торды – вакыт-вакыт иснәп куйдылар. Әмма унберенче сыйныф укучылары бии башлауга, барысының да кызыксынуы артты, беренче сыйныф укучыларының бер өлеше хәтта флэш-мобка кушылды. Ә аннан соң беренче сыйныф укучыларының икенче өлеше шигырьләр сөйләде, шул рәвешле мәктәпкә яхшы әзер булуларын күрсәтте.

Балаларны һәм педагогик коллективны Белем көне белән Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин котлады. Ул шулай ук ГТО физкультура-спорт комплексы нормаларын үтәгән мәктәп укытучыларына значоклар тапшырды.

Линейкадан соң балалар сыйныф бүлмәләренә үттеләр. Алар иганәче ярдәме белән төзекләндерелгән һәм җиһазландырылган физика, математика һәм химия кабинетларын күреп сөенделәр.

Автор: Кадрия Гыймазова.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International