ТР буенча Кадастр палатасы: Россиядә ЕГРНнан мәгълүмат бирү буенча онлайн-сервис эшли башлады

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

Федераль кадастр палатасы рәсми рәвештә күчемсез Милекнең бердәм дәүләт реестрыннан (ЕГРН) белешмәләр бирү буенча сервисны эшләтеп җибәрде. Хәзер закон нигезендә, ведомство күчемсез милек объектлары турында мәгълүматны өч тәүлек эчендә бирергә тиеш. Сервис мәгълүмат бирү вакытын берничә минутка кадәр киметергә мөмкинлек бирде.

spv.kadastr.ru сервисның төп үзенчәлеге  мәгълүматның оперативлыгы һәм куллану уңайлыгы булды. Күчемсез милек объектларының характеристикасы турында мәгълүмат алырга, милекчеләрне тикшерергә яки сорауларны берничә минут эчендә ачыкларга мөмкин. Сынау режимында сервис 51 төбәкнең күчемсез милек объектлары өчен эшли башлады, алар ЕГРН ФГИСына күчерелде. Барлык субъектларның да бердәм дәүләт милке реестрына күчүе белән платформа бөтен ил буенча объектлар өчен ачык булачак.

Сервис берничә төр мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә: күчемсез милек объектына төп характеристикалар һәм теркәлгән хокуклар, күчемсез милек объектына хокук күчү, өлешләп төзүдә катнашу буенча теркәлгән шартнамәләр, шулай ук территориянең кадастр планы.

Яңа платформа запросларны бирүне сизелерлек гадиләштерә. 

Сервисны булдыруның алшарты булып, дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алуга ихтыяҗ зур булу сәбәпле, гамәлдәге механизмнарны реинжиниринглау кирәклеге тора, ди Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министры урынбасары – Росреестр җитәкчесе Виктория Абрамченко.  "Ведомство тотрыклы рәвештә дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә күрсәтү буенча алдынгы позицияләрне тота - узган ел барлык хезмәтләрнең 65% ы «цифрда»күрсәтелгән дип әйтү дә җитә. Шул ук вакытта, технологияләр бик тиз алга китә, һәм күп кенә карарлар искерде инде. Гражданнарга үз хезмәтләрен берничә тапкыр кыйммәтрәк, әмма бирелгән мәгълүматларның актуальлеген гарантияли алмый торган арадашчы-сайтларга мөрәҗәгать итү кайвакыт җиңелрәк булды. Безнең бурыч - гариза бирүчеләргә мәгълүматны онлайн режимда алырга мөмкинлек бирүче аңлаешлы, тиз һәм куркынычсыз сервислар бирү», - диде Виктория Абрамченко.

Яңа сервис аша электрон рәвештә бирелә торган Бердәм дәүләт реестрыннан мәгълүматлар, кәгазь документ рәвешендәге кебек үк, юридик көчкә ия. Кадастр палатасы сайтыннан өземтәләр хокукларны теркәү органының квалификацияле электрон имзасы белән раслана.

Платформа ккулланучыларга бер сессиядә меңгә кадәр объект сайларга мөмкинлек бирә. Элегрәк белешмәләр биргәндә һәр объект буенча сораулар аерым эшкәртелде, бу гариза бирүчеләрнең эш вакытын сизелерлек арттыра иде. Алга таба сервис запрос ясарга кирәк булган күчемсез милек объектлары исемлеге белән файлларның йөкләү функциясен дә хуплаячак, һәм аларны автомат рәвештә онлайн кәрҗиненә күчерәчәк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, сервис эчендә банкның интернет-эквайрингына минималь комиссия белән интеграцияләнү нәтиҗәсендә дистанцион түләү каралган. Кулланучылар запрослар пакетын бер түләү белән түли һәм бер мизгелдә раслау ала алалар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International