Казанда кыска метражлы кинофильмнар бәйгесе уза

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

Казанда XI Халыкара яшьләр кинофестивале кысаларында "7 көн эчендә кино" проекты старт алды. 1 сентябрьдән 7 сентябрьгә кадәр төрле илләрдән 10 иҗат төркеме Татарстан кинематографистлары белән бергә Татарстан территориясендә 7 минутлык кыска метражлы фильмнар төшерәчәк. Алар 7 сентябрьдә күрсәтеләчәк.

Конкурска 31 илдән 100дән артык проект керде. Алар арасыннан «Мәдәниятләр диалогы», «Казан - кинопроектлар өчен локация» һәм «Яңа яки популяр булмаган истәлекле урыннар» кебек темаларга иң яхшы сценарийлар сайлап алынды.

Проект нәтиҗәләре буенча 10 фильмнан киноальманах булдырылачак, алар халыкара фестивальләр, кинофорумнар һәм социаль челтәрләр аша таратылачак. Проектта җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырылачак. Беренче урын өчен – 500 мең сум, икенче урын өчен – 300 мең сум, өченче урын өчен – 200 мең сум.

Оештыручылар фикеренчә, «7 көн эчендә кино» проектын тормышка ашыру Татарстанда кинотуризмны үстерү өчен этәргеч булачак. Мәсәлән, «Зөләйха күзләрен ача» фильмы төшерелгән Лаеш районындагы Семрук авылы мөһим туристик объектларның берсе була ала, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы.

Фото: Денис Гордийко.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International