Шушы көннәрдә Баулыга «Мин булдырам» коммерцияле булмаган оешма рәисе Марат Ильясовның авторлык тренажерларының икенче партиясе кайтты.
Потап-Томарлы авылыннан яшь спортчы Роман Дегтярев республика авыл спорт уеннарында Баулы районы командасы җиңүләр янчыгын көмеш медаль белән тулыландырды.
10-15 сентябрьдә Актаныш авылында «Авыл яшьләре» XI җәйге авыл спорт уеннарының финал ярышлары уза. Бүген баулылы җиңел атлетчы Олег Сидоров йөгерү буенча ярышларда 1,5 километр дистанциядә беренче килде.
Бу көннәрдә Баулы районында социаль яклау һәм мәгариф учреждениеләре, мәдәният бүлеге һәм яшьләр эшләре бүлеге актив катнашуында "Көзге игелек атнасы" акциясе уза.
Бүген Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Гузаиров һәм район башлыгы урынбасары Ринат Хәмидуллин СССР нефть сәнәгате министрлыгының мактаулы нефтьчесе, Баулы районының мактаулы гражданины Иван Васильевич Саблинны 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Бүген, 13 сентябрь көнне, Баулы шәһәрендә мәктәпкәчә белем бирүнең вариатив формалары үзәкләре тикшерелде.
Начар метеорологик күренешләр: Татарстанда төнлә һәм иртән урыны белән томан.
Исемлеккә Россиянең 39 уку йорты кергән.
Иң яхшы ун ролик авторы 20 мең сум бүләк алачак.
Баулы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көзге культуралар чәчүне төгәлләделәр. Бөртекле культураларны җыю да ахырына якынлаша.