10 сентябрь мәгълүматына караганда, ашлыкны 1,6 мең гектардан суктырасы калган, бу планның алты процентын тәшкил итә.
Алдагы җиде көн йомгаклары буенча урак алдынгысы - «Бәкер» хуҗалыгы комбайнчысы Рәсим Хәбибуллин. «Исламгалиевлар» хуҗалыгыннан Сирин Зәйниев - икенче, «Николашкино» механизаторы Радик Исмәгыйлев өченче урында. Уңышны җыюда узган атнада «Берлек» хуҗалыгыннан Радик Якупов лидер булган иде.